31 май-1 июнь көннәрендә Пенза шәһәрендә “Идел Буеның уңышлы гаиләсе-2013” дип исемләнгән беренче округ фестиваль-конкурсы булып узды. Бүләкләү тантанасына округ төбәкләрендә иң уңышлы дип табылган гаиләләр, гаилә, ана булу, балачак, социаль ятимлек, ятим һәм караучысыз калган балаларны яклау мәсьәләләре буенча Округ советында катнашучылар җыелган иде. Бу көнне иң уңышлы гаиләләрне җиңүләре белән тәбрикләргә Идел Буе федераль округында РФ Президентының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде. Ул, конкурста катнашкан һәркемне, аеруча финалистларны кайнар котлап, аларга киләчәктә уңышлар теләде. Аның сүзләре бу бәйгедә җиңү яулаган һәр гаиләне канатландырырлык иде. “Идел Буе федераль округында гаилә институтын ныгыту - иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. РФ Президентының еллык юлламасында әйтелгәнчә, гаиләле булу модага керсен иде. Балалар - гаиләнең иң мөһим кыйммәте”, - диде ул.
Фестивальнең дәрәҗәле кунаклары арасында танылган җырчы, композитор, пианист Дмитрий Маликов та бар иде. Шулай ук тамашачылар алдында төрле төбәкләрдән килгән иҗат төркемнәре дә чыгыш ясады.