Тылсымлы бәйрәм алдыннан Теләче районындагы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балалар өчен бәйрәм чарасы оештырдылар.
Чараны үткәрү өчен матур итеп бизәлгән бинаны район Ветераннар (пенсионерлар) советы бирде. Бәйрәмгә мөмкинлекләре чикле балалар һәм социаль хезмәт алучылар чакырылган иде. Бер төркем күңелле аниматорлар һәм алып баручылар алар белән мавыктыргыч уеннар һәм конкурслар үткәрделәр.
Чара ахырында район Ветераннар советы рәисе Ш. Г. Борһанов балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.