Министрлык ярдәме белән балалар өчен коррекция-үсеш программасы оештырылды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

26 декабрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «TOP DOG TATARSTAN 2021» этләр күргәзмәсе узды. Чараны Татарстан Республикасы Кинология федерациясе һәм «Казан Экспо» АКБО оештырды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән әлеге чара кысаларында зоопсихологлар катнашында менталь үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен социаль юнәлешле коррекция-үсеш программасы да оештырылды. Күргәзмә үзәге мәйданчыгында педагоглар һәм канистерапевтлар чакырылган балалар белән дәресләр үткәрделәр.

Балалар ял итә, уйный, Яңа ел фильмнарын карый, бер-берсе белән аралаша һәм махсус өйрәтелгән этләр белән вакыт үткәрә алдылар. Балалар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен бәйрәм табыны, Яңа ел бүләкләре, этләрнең костюмлаштырылган чыгышы һәм Яңа ел почтасы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International