Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Кайбыч районының картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Ведомство башлыгы социаль хезмәт алучылар белән аралашты, аларның социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында фикерләрен белде.
Шулай ук Э. Ә. Зарипова өлкән яшьтәге кешеләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады, аларга нык сәламәтлек һәм актив озын гомер теләде. Очрашуда шулай ук Кайбыч муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова катнаштылар.