«Чишмә» үзәге социаль хезмәткәре мактау грамотасы белән бүләкләнде

2021 елның 24 декабре, җомга

21 декабрьдә Казан шәһәрендә РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы оешуга 90 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узды.

Чара кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Алсу Әхмәтҗанова хезмәт өлкәсендә намуслы хезмәте һәм социаль партнерлыкны үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Алсу Әнвәр кызы тармакта 2016 елдан бирле эшли. Үз вазыйфаларын профессиональ, намуслы, энтузиазм белән башкара, үз карамагындагыларга карата хөрмәт һәм ихтирам белән карый. Социаль хезмәт алучылар аның ярдәмчел булганы, сабырлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге өчен бик кадерле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International