«Веста» үзәге һәм волонтерлар өлкәннәргә ярдәм күрсәтү буенча акция оештырды

2021 елның 24 декабре, җомга

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында 23 декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары «Карлы сукмаклар» дигән акция уздырдылар. Аның максаты – балаларда мәрхәмәтлек, өлкәннәргә карата хөрмәт һәм кайгыртучанлык тәрбияләү, ярдәмгә килергә теләк уяту.

Волонтерлар тыл хезмәтчәне Зинаида Павловна янына кунакка килделәр. Аның үтенече буенча балалар бөтен ишегалдын һәм йорт яны территориясен кардан чистарттылар. Волонтерлар бердәм һәм оешкан төстә алар алдына куелган бурычны үтәделәр.

Зинаида Павловна балаларга күрсәтелгән ярдәм һәм кайгыртучанлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Барлык өлкән яшьтәге кешеләргә дә яшьләрнең хөрмәтен тою бик күңелле. Ә балалар шул рәвешле тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләргә хөрмәт күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International