22 декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 17 нче социаль участокта балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән дәрес үткәрде. Чарада 37 нче номерлы шәһәр балалар китапханәсе тарафыннан РФ Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырыла торган «Социаль актив» проектында катнашучылар катнашты.
Психолог катнашучыларга үз балаларына яңача карарга, аларны тәрбияләүдә хаталы күзаллауларны билгеләргә, эчке куркуларны, үпкәләрне һәм балага ачылырга комачаулаган башка тискәре хис-тойгыларны табарга мөмкинлек биргән күнегүләр үтәргә тәкъдим итте. Һәр кешенең аралашу барышында төрле тискәре хисләр кичерә алуы, әмма моны үз вакытында аңлау һәм әйләнә-тирәдәгеләргә авырлык китерә башлаган сызыкка кадәр туктап калу мөмкинлеге – чын-чынлап өлкән һәм яратучы әти-әниләргә хас булуы турында искәртү бик файдалы булды.
Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, «Веста» үзәгендә очрашулар кече төркемнәрдә үткәрелә.