Министрлыкта алты бурычлы предприятиедә хезмәт хакын түләү буенча вәзгыятьне карадылар

2021 елның 24 декабре, җомга

21 декабрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчъяклы республика комиссиясе каршындагы халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Чара видеоконференция форматында узды.

Координация советы эшендә тикшерү комитеты, прокуратура, дәүләт хезмәт инспекциясе, социаль иминият фонды, дәүләт статистикасы хезмәте, республика министрлыклары, шулай ук һөнәр берлекләре һәм эш бирүчеләр вәкилләре катнашты.

Утырышта Апас, Тукай муниципаль районнары һәм Казан шәһәре территориясендә урнашкан алты бурычлы оешма тарафыннан хезмәт хакын, иминият взносларын һәм салым түләүләрен каплау сораулары каралды.

Конкрет чаралар күрү өчен әлеге предприятие җитәкчеләре һәм тиешле муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрен легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рәисләре чакырылган иде.

Барлык предприятиеләр дә Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләрнең контролендә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International