Минзәлә интернат-йорты карамагындагыларга адаптив гимнастика тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә

2021 елның 24 декабре, җомга

Кичә, 23 декабрь көнне, Минзәлә районының картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән шәфкать туташы Венера Сәлмәнова аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучы Хәлим Мәрдәнов белән адаптив гимнастика үткәрде. Өлкән кешенең инсульттан соң уң як аяк-кул сизгерлеге бозылган, бармакларның моторикасы белән проблемалар бар, мускулларның тонусы кимегән.

Учреждениенең шәфкать туташы билгеләп үткәнчә, баш мие, аның күзәнәкләре зыян күргән очракта да, яңадан торгызылырга сәләтле. Нәкъ менә шуңа күрә хәтерне яхшырту өчен дәресләр, дәвалау гимнастикасы инсульттан соң тернәкләнүне тизләтергә, тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Авыруны физик тернәкләндерү үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм мөстәкыйль хәрәкәт күнекмәләрен кире кайтара, психоэмоциональ халәт яхшыра, когнитив функцияләр торгызыла, чыдамлык арта, кәеф яхшыра, үз-үзеңә һәм үз көчеңә ышаныч хисе арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International