Алабуга интернат-йортында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар үткәрелә

2021 елның 24 декабре, җомга

Учреждениедә куркынычсызлыкны тәэмин итү, өлкәннәрнең һәм хезмәткәрләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау – Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе. Моның өчен хезмәткәрләр һәм яшәүчеләр белән даими рәвештә профилактик җыелышлар үткәрелә.

Татарстанда 20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр кертелгән махсус янгынга каршы режим кысаларында учреждениедә профилактик әңгәмәләр узды. Хезмәтне саклау буенча белгеч Александр Кузнецов өлкәннәргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге, электр приборларыннан файдалану кагыйдәләре турында искә төшерде. Интернат-йорт директоры Кирилл Мокшин яшәүчеләрнең эчке тәртип кагыйдәләрен үтәүләре турында сөйләште.

Учреждение хезмәткәрләренә янгын билгеләре, янгын, террорлык акты янау, башка гадәттән тыш хәлләр вакытында гамәлләр тәртибе, шулай ук уяу булырга кирәклеге турында искә төшерделәр.

Моннан тыш, интернат-йортта электр җиһазлары һәм электр челтәрләренең торышын, запас чыгу юлларын, янгын гидрантларын, янгын сүндергечләрне һәм башка җиһазларны тикшерделәр. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында бинага керү-чыгу режимы көчәйтеләчәк, персоналның тәүлек буе кизү торуы оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International