23 декабрь көнне Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы филиалында эш бирүче көне узды. Чарада «КамДетальПроект» ҖКФ ҖЧҖ катнашты.
Килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча 13 эш урыны тәкъдим иттеләр: слесарь-ремонтчы, киң профильле станокчы, токарь. Эш бирүче көнендә 11 кеше булды. Гражданнар интернет-ресурслар аша, шул исәптән «Россиядә эш» гомумроссия вакансияләр базасын кулланып, эш эзләү мөмкинлеге турында белделәр. Һәр эш эзләүче порталдан ничек файдаланырга кирәклеге турында инструкция алды.