Спас районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучыларына террорчылыкка каршы торуның төп принципларын искә төшерделәр.
Административ-хуҗалык бүлеге белгече Альберт Ильясов үз чыгышында террорчылык җәмгыятькә нинди куркыныч тудыруы, гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. «Террорчылык актына алдан ук әзерләнергә мөмкин түгел, шуңа күрә һәрвакыт сак һәм уяу булырга кирәк. Шикле кешеләргә, предметларга, вак-төякләргә игътибар итегез һәм болар турында кичекмәстән интернат-йорт хезмәткәрләренә хәбәр итегез», – дип мөрәҗәгать итте ул тыңлаучыларга.
Социаль хезмәт алучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.