«Шатлык» үзәгендә көндезге тору бүлеге эшенә арадаш нәтиҗәләр ясый

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында көндезге тору бүлеге бу елның июнь аенда булдырылды. Гражданнарны системалы психологик күзәтү шунда ук башланды – барысы да тест уздылар, керү тестының нәтиҗәләре теркәлде.

Сентябрь аенда психологик диагностика башланды. Социаль хезмәтләр алучылар белән берничә ай дәвамында диагностика эше генә түгел, коррекция эше дә алып барылды. Эмоциональ халәтне тотрыкландыруга аерым игътибар бирелде, аутотренинг ысуллары өйрәнелде, арт-терапия алымнары, социализация алымнары кулланылды.

Игътибар һәм хәтерне үстерү дәресләрендә медиапрограммалар, инфографика, таблицалар киң кулланылды, уеннарда хезмәт алучыларны социальләштерү максаты куелды – кыскасы, кешене иҗтимагый мохиткә яраклаштыру буенча тулы программа булдырылды.

Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, дәресләргә даими йөрүче гражданнарның күбесе уңай нәтиҗәгә иреште. Бу бүлектә дәресләргә йөрү зур файда китергән һәм күпләрнең эмоциональ халәтен яхшырткан, аларның интеллектуаль дәрәҗәсен күтәргән, дигән сүз.

«Шатлык» үзәгенең көндезге бүлекчәсе бу юнәлештә эшне дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International