Мастер-классларда тернәкләнүчеләр хәрәкәт активлыгын арттыралар

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге бүлекчәдә социаль хезмәт алучылар өчен «Кар уеннары» дигән мастер-класс үткәрделәр. Чара тернәкләндерү үзәгенә килүчеләрнең хәрәкәт активлыгын арттыруга, сәламәт яшәү рәвешенә гадәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Дәвалау физик культурасы буенча инструктор катнашучыларга уеннар, хәрәкәтчән күңел ачу чаралары һәм күнегүләр тәкъдим итте. Алар мускул корсетын ныгытуга, хәрәкәтләрне координацияләүне үстерүгә юнәлдерелгән.

Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International