«Гармония» үзәгендә физкультура-сәламәтләндерү дәресе узды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Нурлат районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге төркемдә дәресләр циклы дәвам итә. Шушы көннәрдә белгечләр социаль хезмәт алучылар белән физкультура-сәламәтләндерү дәресе үткәрделәр. Чараның максаты булып психоэмоциональ халәтне яхшырту һәм гражданнарның потенциалын үстерү генә түгел, ә коммуникатив күнекмәләрне формалаштыру да торды.

Физкультура инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен аерым әһәмияткә ия. Бу категория кешеләр өчен физик активлык һәм спорт социаль адаптация һәм җәмгыятькә интеграция чарасы булып тора. Физкультура аларга психологик киртәләрне җиңәргә, нормаль социаль мохиткә җайлашырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International