Быел 31 декабрь ял көне булачак

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 1, 2, 3, 4, 5, 6 8 нче гыйнвар – Яңа ел каникуллары, 7 нче гыйнвар – Раштуа бәйрәме – эшләми торган бәйрәм көннәре булачак.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2021 елда ял көннәрен күчерү турында»гы 2020 елның 10 октябрендәге 1648 номерлы карары нигезендә 2021 елда эшчеләрнең ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан 3 нче гыйнвар якшәмбедән ял көне 31 нче декабрь җомгага күчерелә.

2022 нче елда эшләми торган бәйрәм көннәре 1 һәм 2 нче гыйнвар ял көннәре белән туры килә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә, 2022 нче елда хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 нче елда ял көннәрен күчерү турында»гы 2021 нче елның 16 нчы сентябреннән 1564 нче номерлы карары нигезендә ял көннәре күчерелә:

1 нче гыйнвар шимбәдән 3 нче май сишәмбегә;

2 нче гыйнвар якшәмбедән 10 нчы май сишәмбегә.

Шулай итеп, 2021 нче елның декабрендә – 2022 нче елның гыйнварында биш көнлек эш атнасында 31 нче декабрь, 1-9 нчы гыйнвар көннәре ял көннәре булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International