Социаль хезмәтләр алучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның йорт хуҗалыкларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыру максатларында, декабрьдә Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре гражданнар белән профилактик әңгәмәләр уздырдылар.
Социаль хезмәтләр алучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәрттеләр, автоном янгын хәбәрчеләренең файдасы турында сөйләделәр. Шулай ук Минзәлә районы халкына торак биналарда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмати белешмәләр таратылды.