Ни өчен төзелештә уйнарга ярамый: яшь түбәнкамалылар белән профилактик дәрес үткәрделәр

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

«Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында 17 декабрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлнара Гыйззәтуллина 10 нчы социаль участокта төркемле дәрес үткәрде. Чарада 12 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес барышында белгеч катнашучыларны төзелештә, иске ташландык биналарда кешеләрне сагалап торган куркынычлар, шулай ук уйланылмаган гамәлләр нәтиҗәсе белән таныштырды. Шулай ук балалар мондый урыннарда тәртипсез, спиртлы эчемлекләр, психотроп һәм наркотик чаралар кулланучы төрле формаль булмаган төркемдәге яшүсмерләр җыелуын, шулай ук аларның башкаларны да моңа җәлеп итүен белделәр.

«Төзелештә балалар» видеоролигын карагач һәм фикер алышканнан соң, белгеч тагын бер кат дәрестә катнашучыларны ташландык биналарда йөрү һәм уйнау тормыш өчен куркыныч икәнлеге турында кисәтте. Файдалы ял итү өчен төрле түгәрәкләргә яки спорт секцияләренә йөрергә кирәк. Ахырда балалар тематик белешмәлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International