Арчаның тернәкләндерү үзәгендә спорт бәйрәме узды

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Махсус Олимпиаданың Казанда узачак Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Инна Нурмиева спорт бәйрәме үткәрде.

Жюри составына тернәкләнүчеләрнең ата-аналары һәм учреждение белгечләре керде. Тәрбияләнүчеләр бик теләп спорт йөреше, озынлыкка сикерү, ядрә ыргыту һәм ирекле көрәш буенча ярыштылар. Һәркем үз командасы җиңсен өчен барысын да эшләргә тырышты. Барлык катнашучылар да Арча шәһәренең «Станция» футбол командасыннан истәлекле бүләкләр алдылар.

Мондый чаралар балаларның Олимпиада турында белемнәрен ныгыта, сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирә, физик активлыкка ихтыяҗ тәрбияли һәм балалар коллективын берләштерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International