Өлкән яшьтә булу сәбәпле, шәхси секторда яшәүче күп кенә гражданнар кар көртләреннән мөстәкыйль рәвештә арына алмый, ә көчле кар явып киткәннән соң, алар өчен өйләреннән чыгу кыенлаша. Шушы уңайдан Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече «Кар десанты» дигән акция оештырды. Аның максаты – өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә торучы ялгыз яшәүче пенсионерларга кар көрәү эшләрендә ярдәм күрсәтү.
Акциягә Буа медицина училищесының студент-волонтерлары җәлеп ителде. Көрәкләр белән коралланып, яшьләр ишегалларында җыелган карны көрәделәр, юлларны чистарттылар. Шәхси йортларда яшәүче ялгыз өлкәннәр өчен мондый ярдәм бик кирәк.
Башкарылган эштән соң иреклеләр пенсионерлардан игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт сүзләре ишеттеләр. Мондый чаралар яшь буында игелекле гамәлләр кылырга омтылыш тәрбияли, өлкәннәргә карата хөрмәт хисен ныгыта.
«Кар десанты» акциясе алга таба да дәвам итәчәк.