16 декабрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сәгыйдуллина балалар белән шартлаткыч җайланмага охшаган предметка тап булганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында әңгәмә үткәрде. Дәреснең максаты – шартлаткыч предметларга тап булганда үз-үзеңне тоту һәм ашыгыч хезмәтләр чакыру алгоритмын өйрәнү.
Әңгәмә башында балалар белән «куркынычсызлык» сүзенең мәгънәсе турында сөйләштеләр, куркыныч, экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрнең нәрсә икәнен ачыкладылар. Аннан соң балалар белән берлектә алгоритм төзеделәр һәм шикле предметка тап булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген кабатладылар.