Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен төркемле һәм индивидуаль дәресләр үткәрелә.
Шушы көннәрдә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында социаль тернәкләндерү буенча белгеч Ольга Бочкарева «Пирамида җый» дип исемләнгән индивидуаль дәрес үткәрде. Мондый эшчәнлек төре өлкәннәрдә объектларны зурлыгы буенча тәртипкә салу күнекмәләрен формалаштыра, игътибарлылык, хәтерне үстерә. Моннан тыш, дәресләр эмоциональ хәлне яхшырталар, танып-белү кызыксынучанлыгын арттыралар, хәрәкәтләрне координацияләү сәләтен һәм кулларның вак моторикасын яхшырталар.