Зәй районында инвалид балалар өчен Яңа ел квесты

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

16 декабрь көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы һәм Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән хәйрия квесты оештырдылар.

Чараның максатлары: мөмкинлекләре чикле балаларның ялын оештыру һәм аларны социальләштерү, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, эмоциональ киеренкелекне бетерү.

Квест «Спарта» яшьләр-яшүсмерләр клубы базасында үткәрелде. Төрле станцияләрдә балалар Яңа ел персонажлары белән очраштылар, әти-әниләре белән төрле кызыклы биремнәр үтәделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, биеделәр, фотога төштеләр. Барысы да бәйрәм атмосферасы белән тулы иде. Чара ахырында балаларга спонсор тарафыннан бирелгән татлы бүләкләр тапшырылды. Күңел ачу чарасы чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International