15 декабрьдә Казанда «Игелекле Татарстан» иреклелек өлкәсендә республика премиясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
Чара кысаларында республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән 500 активист төбәктә тәкъдим ителгән иреклеләр хәрәкәтләре белән таныштылар, мастер-классларда катнаштылар, «#МыВместе» халыкара премиясе җиңүчеләре белән тәҗрибә уртаклаштылар.
Иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә «Игелекле Татарстан» республика премиясе быел беренче тапкыр уздырылды. Элегрәк әлеге исем астында иреклелек өлкәсендә республика конкурсы үткәрелеп килде, ул ел саен 2010 елдан бирле үткәрелә иде.
Премия конкурс форматында үткәрелә. Аның максаты – волонтерларга ярдәм итү һәм Татарстан Республикасы территориясендә иреклелек эшчәнлеген гамәлгә ашырудагы күренекле нәтиҗәләре өчен бүләкләү.
Быел республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегеннән 270 дән артык гариза килеп иреште. Премия 13 индивидуаль номинация буенча үткәрелде. «Социаль эш өлкәсендә ел волонтеры» номинациясендә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүләкләде.

Узып килүче ел эчендә төбәкнең социаль әһәмиятле проблемаларын хәл итүгә зур өлеш керткән бизнес вәкилләренең дә чарада катнашу мөмкинлеге бар иде. Шулай итеп, «Бизнес» номинациясендә Казан һәм Түбән Камадан 5 гариза керде.
Моннан тыш, яңа коронавирус йогышы белән көрәштә үзләрен аеруча актив күрсәткән волонтерлар да билгеләп үтелде.