Яшел Үзән районы Яңа ел акциясенә кушылды

2021 елның 17 декабре, җомга

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе республика буйлап атлый. Татарстанның кайбер районнарында балалар Яңа елга бүләкләр алдылар инде. Балалар хыялларын шәхси эшмәкәрләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, район администрацияләре вәкилләре, район башлыклары, шулай ук битараф булмаган барлык кешеләр тормышка ашыра.

Акциягә Яшел Үзән муниципаль районы да кушылды. Анда кайбер балалар хатлары үз адресатларын тапты инде. Тылсымчы ролен район башлыгы Михаил Афанасьев та үтәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International