Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бүген шатлыклы көн – социаль хезмәтләр алучы Лариса Отставнова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Л. И. Отставнова – тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Олы яшьтә булуына карамастан, ул актив яшәү рәвеше алып бара, барлык тернәкләндерү чараларында катнаша: вокал, хезмәт һәм кинотерапия дәресләренә йөри, күп укый, аз хәрәкәтләнүче кешеләргә ярдәм итә.
Лариса Отставнованы юбилее белән район башлыгы Марат Зыятдинов котлады. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырды. Юбиляр интернат-йорт хезмәткәрләреннән дә бик күп җылы сүзләр ишетте. Учреждение директоры Тәнзилә Васильева сүзләренә караганда, биредә социаль хезмәтләр алучыларның һәркайсына мондый игътибар күрсәтелә: «Бу өлкәннәр тормышын өстәмә шатлык белән баетырга ярдәм итә».