«Изгелек» үзәгенең яңа тернәкләнүчеләре өчен таныштыру дәресе үткәрелде

2021 елның 17 декабре, җомга

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яңа килүче социаль хезмәт алучылар өчен «Физиотерапия кабинетында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән чара узды.

Учреждение белгече физиопроцедуралар үткәрүнең гомуми кагыйдәләре, куркынычсызлык техникасы, процедураны үткәрү вакытында һәм аннан соң үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. «Дәвалау узганда хәл начараюны профилактикалау өчен, медицина персоналына үз хәлеңдәге үзгәрешләр турында хәбәр итәргә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга белгеч. Шулай ук тернәкләнүчеләр бу кабинетта ни өчен даими рәвештә җилләтү үткәрергә кирәклеген белделәр.

Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International