Битараф булмаган татарстанлылар балалар һәм яшүсмерләрнең Яңа ел теләкләрен тормышка ашыруны дәвам итә

2021 елның 17 декабре, җомга

Буа муниципаль районында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе битараф булмаган барлык кешеләрне игелек белән биләп алды. Акциянең максаты – социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү.

Хәйрия чарасы 11 декабрьдә башланып китте. Балалар хатлары белән районның шәхси эшмәкәрләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре танышты. Буа балаларының хыялларын тормышка ашырырга Иске Суыксу авылында туып-үскән, хәзер Казан шәһәрендә яшәүче Венера Әгъләева да теләде. Ул авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә диваннар бүләк итте, шулай ук бер яшүсмернең хыялын тормышка ашырды – аңа кесә телефоны бүләк итте. Самсоновлар, Абдрахмановлар һәм Гайнулловлар гаиләләре бик рәхмәтле иделәр һәм хәйриячеләргә ихлас рәхмәт белдерделәр.

«Теләкләр чыршысы» акциясенә теләгән һәркем кушыла ала. Буа районында моның өчен «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә 8 (84374) 3-55-51 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International