«Куркынычсыз балачак» Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә 16 декабрьдә социаль хезмәт алучы 15 балигъ булмаган бала һәм аларның ата-аналары ГТХМ вәкилләре белән очрашты. Чараның темасы – Яңа елны ничек имин каршыларга.
Балалар белән әңгәмә барышында Янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәге методисты Гүзәл Әхмәтова Яңа елны үткәрү вакытында янгын куркынычсызлыгы чаралары турында сөйләде, шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җәза чаралары белән таныштырды. Алынган материалны ныгыту өчен видеофильм күрсәтелде һәм пиротехник эшләнмәләрне куркынычсыз куллану турында белешмәлекләр таратылды.
Түбән Кама муниципаль районы буенча Надзор эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге белгече Кристина Казамарова очрашуда катнашучыларга ашыгыч хезмәтләрнең номерларын искә төшерде һәм сак булырга, үз сәламәтлегеңне һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген сакларга киңәш итте.