Инвалидлар декадасы кысаларында Зәй муниципаль районында, аерым алганда «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан, берничә тематик чара уздырылды.
Шулай итеп, 7 декабрьдә социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе базасында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны җәмгыятькә интеграцияләү һәм социальләштерү мәсьәләләренә багышланган ведомствоара түгәрәк өстәл узды.
8 нче декабрь көнне «Шатлык» үзәге социаль педагогы, яшьләр эшләре идарәсе белгечләре белән берлектә, «Game time» дип исемләнгән уен программасы оештырдылар. Балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән чара «Юность» балалар-яшүсмерләр клубы базасында узды. Программа бик эмоциональ һәм кызыклы килеп чыкты, балалар өчен уеннар һәм иҗади мастер-класс үткәрделәр.
Шулай ук декада кысаларында «Шатлык» үзәге һәм яшьләр эшләре идарәсе мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның гаиләләре өчен хәйрия фотосессиясе оештырдылар. Моның өчен «Спарта» клубы базасында бәйрәм фотозонасы оештырылды.
Декада ахырында, 10 декабрьдә, когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә «Йомры икмәк» спектакленең премьерасы булды. Актерлар – социаль хезмәтләр алучылар. Спектакльдән тыш, чара кунаклары бүлек карамагындагы балаларның иҗади эшләре белән танышты, социаль хезмәт алучыларның музыкаль номерлары белән хозурлана алдылар.