14 декабрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Анна Закирова балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати сәгать үткәрде. Корбан булмау турында сөйләштеләр.
Чарада катнашучылар белән җинаятьчеләрнең игътибарын җәлеп итмәс өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеге, шулай ук таныш булмаган кешеләр белән аралашу кагыйдәләре турында фильм карадылар һәм фикер алыштылар. Оештыручының сүзләренә караганда, балигъ булмаганнарның аңына гади саклык чараларын үтәмәү еш кына күңелсез нәтиҗәгә китерә дигән мәгълүматны сеңдерү мөһим. Профилактик әңгәмәдән соң Анна Закирова балаларга үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган белешмәлекләр тапшырды.