Менделеевск районында «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру дәвам итә

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире «Саулык» («Здоровье») социаль ярдәм үзәге» АКБО социаль хезмәт алучылары өчен мәгълүмати сәгать үткәрде.

Чара барышында социаль хезмәт алучылар бүлек эшчәнлеге, «Демография» милли проекты һәм проект кысаларында тормышка ашырыла торган технологияләр турында белделәр. Шулай ук Менделеевск муниципаль районында яшәүче 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып барлау турында сөйләделәр.

Очрашу диалог форматында узды. Ахырда чарада катнашучыларга тематик буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International