Түбән Кама районында ведомствоара рейд узды

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторлары белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча рейд уздырдылар.

Чараның максаты – гаиләләрнең яшәү урыннарында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очракларын ачыклау һәм гражданнарга көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында хәбәр итү. Шулай ук гаиләләрне автоном янгын хәбәрчеләре белән тәэмин итү буенча эш алып барылды, инструктажлар үткәрелде, һәр гаиләгә белешмәлекләр тапшырылды.

Рейд барышында 15 тән артык гаилә булдылар. 11 хуҗалыкта автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International