«Веста» үзәге белгече яшүсмерләр белән танып-белү дәресе үткәрде

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Эльза Сәмигуллина 2 нче социаль участокта танып-белү дәресе үткәрде. Чараның максаты коррупциягә каршы караш формалаштыру, балигъ булмаганнарның хокукый культурасын күтәрү иде.

Чарада 17 бала катнашты. Очрашуның мәгълүмати өлешендә белгеч коррупциянең нәрсә икәнлеге турында сөйләде, коррупция һәм әлеге гамәл өчен җәза төрләре турында презентация күрсәтте. Балалар белән бергә коррупция белән бәйле җинаятьләр җәзасыз калуның сәбәпләре турында фикер алыштылар.

Дәреснең гамәли өлешендә балалар «Мәктәп укучылары коррупциягә каршы» темасына рәсемнәр ясадылар һәм коррупциягә каршы көрәш – һәр гражданинның бурычы, бу мәсьәләдә актив гражданлык позициясе күрсәтергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International