Соңгы атнада ТР предприятиеләрендә 2 авыр җәрәхәт һәм 3 үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2013 елның 31 мае, җомга
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына караганда, 24 нче майдан  31 нә чаклы республикада 2 авыр җәрәхәт һәм 3 үлем белән тәмамланган  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Беренче очрак Саба районында урнашкан «Сабабаш» ҖЧҖдә 23 майда теркәлгән. Ерым кырыенда агач утырткан вакытта трактор түбәнгә тәгәри. Нәтиҗәдә, тракторчы үлә.
Бер көн соңрак Казанда урнашкан  "Маяк" ҖЧҖдә йөзмә кранда эшләүче кранчы понтоннар арасында кысылып кала һәм алган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә үлә.
29 май көнне тагын бер үлем очрагы Лаеш районында, "Казанский маслоэкстактционный завод" ААҖдә теркәлгән.  29 яшьлек баш инженер урынбасары машина белән  идарәне югалта һәм алган җәрәхәтләрдән вафат була. Фаҗига Самара өлкәсе җирлегендә була. 
Ике авыр җәрәхәт очрагының беренчесе 23 майда  башкалада урнашкан «Стандарт-Интех» ҖЧҖдә теркәлә. Су төре спорты сараеның түшәмендә янгын сигнализациясе датчигын урнаштырган вакытта бригадир 8 м биеклектән егылып, ботын һәм кулларын авырттыра.
Икенче очрак исә Әлмәттәге "Баулюкс" ҖЧҖ була. Ленталы конвейер барабанын чистарткан вакытта 27 яшьлек дробильщик  кулын нык кына җәрәхәтли.
Хисап атнасында төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.
Хәзерге вакытта барлык күрсәтелгән очраклар буенча да тикшерү бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International