Казанда «Татарстан энҗесе – 2021» конкурсының финалы узачак

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Берничә көннән Казанда инвалид хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе – 2021» VIII Республика конкурсының финалы узачак. Конкурс җәмгыятьтә инвалид хатын-кызларны социаль, психологик яктан адаптацияләүгә, аларның талантларын ачыклауга, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Быел әлеге чарада Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче һәм сайлап алу турында беренче булып гариза биргән 10 конкурсант катнашачак. Эпидемиологик чикләүләр аркасында конкурсның финал чараларын онлайн-форматта үткәрергә карар кылынды. Шуңа күрә жюри утырышы 17 декабрьдә узачак.

Бүләкләү тантанасы «Казан ярминкәсе» Күргәзмә үзәгенең «Татарстан» конференц-залында 18 декабрьдә офлайн узачак. Чара 14.00 сәгатьтә башлана.

Конкурсны «Жемчужина Татарстана» Инвалидларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра. Ул мөмкинлекләре чикле хатын-кызларга үз-үзләренә ышанырга, иҗади сәләтләрен ачарга, тормыш ямен тоярга мөмкинлек бирә. 8 ел эчендә бәйгедә 90 үзенчәлекле хатын-кыз катнашты, бик күп кеше аларның көче белән рухландырды.

Конкурс ТР Хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

18 декабрьдә чараны яктыртырга теләгән ММЧ вәкилләре 8 960 055 74 63 телефоны буенча аккредитация уза алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International