Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге эш бирүче көненә чакыра

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

16 декабрь көнне 10.00-12.00 сәгатьтә Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүче яки алмаштырырга теләгән барлык гражданнарны «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК» ҖЧҖ катнашында эш бирүче көненә чакыра. Оешма Казан ш., Васильченко ур., 6 һәм Химия ур., 33 адресы буенча урнашкан чүп-чар төяү станциясендә эш тәкъдим итә.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: җитештерү биналарын җыештыручы, ярдәмче эшче, каты коммуналь калдыкларны сайлап алу буенча эшче, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, шредер, пресс-компактор, чистарту корылмалары операторлары. Эш графигы сменалы, 7.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр. Хезмәт хакы 28 000 сумнан 35 000 сумга кадәр. Вахта оештыру яки юл йөрү өчен компенсация түләү планлаштырыла.

Килүчеләр «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК» ҖЧҖ кадрлар хезмәте вәкилләре белән шәхсән очраша, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, шулай ук хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультация ала, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре турында белә алачак. Хезмәтләр бушлай күрсәтелә.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Яшел Үзән шәһәре, Татарстан ур., 1.

Белешмәләр өчен телефон: (84371) 5-54-02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International