«Веста» үзәгендә матурлык дәресләре

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Миләүшә Авзалова «Матурлык көне» дигән чара үткәрде. Ул «Чәчтараш эше» юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинетында узды.

Әлеге чарада мөмкинлекләре чикле алты бала һәм аларның әти-әниләре катнашты. Матурлык остаханәсендә әниләр прическа, макияж, маникюр ясарга өйрәнделәр. Чакырылган профессиональ чәчтараш тасмалар белән чәч үрү буенча мастер-класс күрсәтте. Матурлык серләренә балалар да төшенде.

Очрашу ахырында балаларга зур булмаган бүләкләр тапшырылды. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International