Лениногорск районының иреклеләр үзәгенең иң яхшы волонтерларын бүләкләделәр

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Волонтер» үзәгенең иң яхшы волонтерларын котладылар. Бүләкләнүчеләр исемлегенә тугыз кеше – шәһәр мәктәпләре укучылары керде. Аларга актив, намуслы хезмәтләре, иреклеләр үзәге чараларын оештыруда һәм тормышка ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Социаль педагог Зилә Мөдәрисова аларга барысы өчен дә рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International