Буа интернат-йорты мактаулы кунаклар кабул итте

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына кунаклар – муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов һәм «Буа якташлыгы» оешмасы президенты Ирек Закиров килеп киттеләр.

Очрашу дустанә атмосферада узды. Район башлыгы социаль хезмәт алучылар тормышы белән кызыксынды, учреждениегә кер юу машинасы алу өчен сертификат бүләк итте. Ирек Мөнир улы интернат-йортка яктырткычлар алу өчен сертификат тапшырды.

Кунаклар арасында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркәтибе Наталья Храмова да бар иде, ул интернат-йортта яшәүчеләргә чәй сервизы бүләк итте.

Өлкәннәрне котларга шулай ук «Сувар» гәҗите баш мөхәррире Ирина Трифонова һәм «Байрак» район гәҗите баш мөхәррире Гакил Камалетдинов та килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International