Спас интернат-йортының тыл хезмәтчәннәренә оекбашлар бүләк иттеләр

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Педагогик хезмәт ветераннары Татьяна Смирнова һәм Валентина Заварихина Инвалидлар декадасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче әбиләргә игътибар күрсәттеләр. Апалы-сеңелле Валентина һәм Татьяна Павловналар җылы оекбашлар бәйләделәр, биркаларда изге теләкләр яздылар.

«Бүләкләребез өлкәннәргә бераз гына булса да шатлык китерсен», – дип билгеләп үттеләр Спас районында яшәүче битараф булмаган әбиләр.

Интернат-йорт хезмәткәрләре җылы бүләкләрне Антонина Ленькова, Любовь Демина, Валентина Земляницкая, Людмила Галишникова, Анна Кузнецовага тапшырдылар. Алар кул эшләре белән озак сокландылар.

«Нинди яхшы кешеләр, безнең турында кайгырталар», – дип уртаклашты Антонина Михайловна, ул сөенечтән булган күз яшьләрен яшерә алмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International