Саба районында инвалидларны кызыксындырган сораулар турында фикер алыштылар

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Саба районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында түгәрәк өстәл узды. Мондый очрашулар инвалидларның проблемаларын һәм ихтыяҗларын яхшырак аңларга мөмкинлек бирә.

Чарада район башлыгы урынбасары, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, социаль яклау бүлеге, профильле ведомстволар, дәүләт даруханәсе вәкилләре, инвалидлар җәмгыяте, ветераннар (пенсионерлар) советы рәисләре, «Балкыш» үзәге директоры катнашты. Шулай ук очрашуга өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы инвалидлар һәм инвалид балалары булган гаиләләр чакырылган иде.

Түгәрәк өстәл кысаларында техник тернәкләндерү чараларын алу, тернәкләндерү, вакцинацияләү, индивидуаль тернәкләндерү программасын яңадан карау мәсьәләләре, санатор-курорт юлламалары, ташламалы дарулар алу тәртибе һ. б. турында фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы, диспансеризация узу өчен 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү, типлаштыру үткәрү турында да сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International