«Коррупциягә юк дип әйт!» профилактик акциясен үткәрү кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен берничә чара оештырылды.
Интернат-йорт карамагындагылар тематик лекция тыңладылар, белгечләр җитәкчелегендә спорт чарасында катнаштылар, коррупциягә каршы эчтәлекле буклетлар, календарьлар, белешмәлекләр таратуда катнаштылар. Шулай ук халык арасында сораштыру үткәрелде. Анда 48 кеше катнашты. Гражданнарның күбесе коррупциягә каршы бөтен дөнья белән көрәшергә кирәк, дип саный.