Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ата-аналар һәм балалар» дигән чара узды. Очрашуның максаты мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләү, үстерү һәм социаль адаптацияләү мәсьәләләрендә ата-аналарның психологик-педагогик, хокукый компетентлыгын арттыру иде.
Чарага мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар, «Салават күпере» үзәге директоры урынбасары Алла Барышева, Республика матди ярдәм үзәгенең 14 нче бүлек мөдире Регина Усманова һәм балалар хастаханәсенең медицина хезмәткәре Светлана Львова чакырылган иде.
Регина Усманова шундый балалары булган гаиләләргә социаль түләүләр һәм социаль ярдәм чаралары турында сөйләде, ә Алла Барышева үзәктә күрсәтелә торган социаль хезмәтләр белән таныштырды. Ата-аналар Светлана Львовага сезонлы авыруларны профилактикалау турында күп сораулар бирделәр.
Социаль педагоглар Людмила Голубева һәм Лилия Антонова ата-аналар һәм балалар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек алымнары, баланың шәхесен коррекцияләү өчен кирәкле тәрбияви алымнар турында мәгълүмат бирделәр. Ахырда белгечләр әниләргә мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләү һәм социаль адаптацияләү буенча мәгълүмати материаллар, белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырдылар.