«Ышаныч» үзәгендә социаль хезмәткәрләрне Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә укыттылар

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Р. С. Габдрахманова социаль хезмәткәрләр өчен чираттагы укулар уздырды.

Дәреснең темасы өзлегүләр барлыкка килүне кисәтү иде. Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе укытучысы социаль хезмәткәрләргә көн дәвамында аз хәрәкәтләнүче кешене күчереп тору кирәклеге турында сөйләде. Хезмәткәрләргә яраларны эшкәртү өчен махсус ярдәмче чаралар, терсәк, табан астына куела торган йомшак әйберләр һәм башка тернәкләндерү чаралары күрсәтелде. Шулай ук белгеч мобиль булмаган гражданин тирәсендә куркынычсыз киңлекне дөрес итеп төзекләндерүнең мисалларын күрсәтте һәм моның өчен нәрсә кирәк булуын сөйләде.

Теоретик өлештән соң социаль хезмәткәрләр алган белемнәрен һәм күнекмәләрен манекенда кабатладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International