Декабрьнең беренче декадасында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә һәм игътибар күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар узды.
Әйтик, 2 декабрьдә интернат-йортта яшәүчеләр өчен видеоконцертны «Восток» мәдәни-ял үзәгенең иҗат коллективы оештырды. 6 декабрь көнне адаптив физкультура буенча инструктор Ринат Ипаров җитәкчелегендә төрле категория инвалид спортчылар өчен өстәл уеннары буенча мини-чемпионат үткәрелде. Иң актив яшь инвалидлар дипломнар белән бүләкләнде.
7 декабрьдә учреждение психологы Ләйсән Сафина үткәргән психологик тренинг дуслар һәм фикердәшләрне бергә җыйды. Чараның максаты – милләтара мөнәсәбәтләр төзү, аралашу һәм хезмәттәшлекне җайга салу.
8 декабрь көнне тәрбияче Людмила Җамалетдинова декоратив-гамәли иҗатны белүчеләр һәм яратучылар өчен мастер-класс оештырды. Яңа ел алдыннан социаль хезмәт алучылар үз куллары белән чыршы өчен уенчыклар ясадылар.