Казанда мөмкинлекләре чикле затлар өчен ел саен уздырыла торган вакансияләр ярминкәсе узды

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен ел саен уздырыла торган вакансияләр ярминкәсе үткәрде.

Вакансияләр ярминкәсендә 459 казанлы, шул исәптән 190 инвалид булды. Килүчеләргә шәһәр буенча мәгълүматлар базасында булган 22 меңнән артык вакансия, шул исәптән катнашучы оешмалардан 900 вакансия турында мәгълүмат бирелде.

Мәшгульлек хезмәте белгечләре хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр күрсәттеләр. Барлык теләүчеләр эш эзләү буенча мастер-классларда, шулай ук мәшгульлек үзәге, пенсия фонды һәм социаль яклау белгечләре тарафыннан бушлай консультацияләр ала алдылар.

Казанның 29 предприятиесе һәм оешмасы кадрлар хезмәте вәкилләре гражданнарга эшкә урнашу өчен 111 юллама бирде, шул исәптән 34е – инвалидлар өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International