Түбән Камада иң яхшы волонтерларны бүләкләделәр

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Мин волонтер!» иреклеләр эшчәнлегенә йомгак ясау тантанасы узды.

Очрашу башында быел үткәрелгән барлык чаралар да искә төшерелде: төрле юнәлештәге акцияләр, дәресләр һәм массакүләм чаралар үткәрүдә ярдәм итү, гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтү, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү.

Барлыгы 469 кешегә ярдәм күрсәтелде, үткәрелгән чаралар саны – 63. Аларны үткәрүдә 61 волонтер катнашты. Волонтерлар адресына рәхмәт сүзләрен педагоглар, белгечләр һәм «Веста» үзәге җитәкчелеге җиткерделәр. Алар балаларга мәрхәмәтлекләре, ярдәмчеллекләре һәм хезмәт сөючәнлекләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Чара кысаларында шулай ук иреклелек эшчәнлегендә актив катнашканнары өчен иң яхшы волонтерларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International