9 декабрьдә БМО инициативасы буенча Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шушы проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Альбина Титова һәм Динара Хәйретдинова «СТОП, КОРРУПЦИЯ!» дигән акция үткәрделәр.
Чара шәһәр урамнарында һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе базасында узды, анда шәһәрлеләргә һәм социаль хезмәт алучыларга белгечләр тарафыннан эшләнгән буклетлар һәм листовкалар таратылды. Шулай ук акцияне оештыручылар гражданнар белән аңлату эшләре алып бардылар.