Түбән Камада инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча түгәрәк өстәл узды

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Узган җомгада Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Социумда тормыш эшчәнлегенең төп факторы буларак сәламәтлекләре чикле балаларга һөнәри юнәлеш бирү» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Чарада инвалид балаларның ата-аналары һәм төрле ведомство вәкилләре катнашты.

Һөнәр сайлау сәламәтлекләре буенча чикләүләре булган яшь кешеләрнең генә түгел, аларның әти-әниләренең дә тормышында мөһим этап булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә очрашуга һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләр чакырылган иде. Һәр чыгыш ясаучы үз учреждениеләре базасында нинди эш алып барылуы, укучыларның һөнәри үзбилгеләнеше буенча нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде.

Ата-аналар уку йортларына керү өчен нинди документлар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин, инвалид балаларга нинди һөнәр алырга мөмкин, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә нинди яшьтән чиратка басарга мөмкин булуын, өстәмә белем бирү кысаларында баланы кая билгеләргә мөмкин булуын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International